Вступить в меджлис
рус тат tat eng

Восспоминания Ясави Яушева

Ясәви Яушев (1895-1963)

Истәлек.

15 февраль, 1955 ел, Әлмәт.

Гобәйдулла бабай, әти, Госсам абый, Вәрига түтиләрнең соләулере Һәм узем куреп-истә калганнардан чыгыш яздым. 1918 елдан көндәлек истәлек язып булган идем. Т.К.У. да (искәрмә. Татарский коммунистический университет) укыганда, 1929 ел кышкы каникулны уткәреп кайтышлып Сибирия тишү юлы Татарка станциясында киткәндә, поезда әйберлярем белән урлаткан идем. Бу истәлек Клара (искәрмә кызы) соравы белән язам.

Урта Сон.

         Бу авыл електә Казан губерниясы Мамадыш уезды, Тубән Сон волосты, хәзерге Кызыл юлдуз районы, Татарстан Республикасы, бабаларым, атам, анам һәм узем туып ускән авыл.

Бу авыл Мамадыштан 30 км, Казаннан 120 км, Чистайдан 40 км, Кукмарадан 60 км, Берсут пристаннан 20 км. Сон суын ике яклап утырган.

Мин үскәндә 200 өстәндә хуҗалыктан гыйбарәт иде. Авылдан ерак тугел ике яклап урман сузылып киткән.

Элекке чә әйтсәк өч як кырда Чуче, Әйләнмә һәм Мазар дигән таулар төзелеп киткәннәр. Мазар тауы дип аталу шуннал калса кирәк: бу тауларнынавылка якын итәгендә зургына зиратлык булганю анда ниндәй милләт кешеләре күмелгәнен ачык мәгълүмат түгел. Чермеш-марилар дигән хәбәр да пори(?) иде. Ул тауларнын көн якларын күп кенә чишмәләр бизәклиләр.

(дәвамы бар)