рус тат tat eng

ТР ФА Ш.Мәрҗани исем тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Марсил улы Гайнетдиновның «Казанның Яңа Татар бистәсе зираты эпиграфик истәлекләре» дип аталган чираттагы хезмәте дөнья күрде

ТР ФА Ш.Мәрҗани исем тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Марсил улы Гайнетдиновның «Казанның Яңа Татар бистәсе зираты эпиграфик истәлекләре» дип аталган чираттагы хезмәте дөнья күрде

Китапта Казан шәһәрендә урнашкан Яңа Татар бистәсе зиратында хәзерге көнгә хәтле сакланып калган гарәп язулы татар эпиграфик истәлекләренең тулы тасвирламасы бирелгән. ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты тарафыннан оештырылган фәнни экспедиция вакытында бу зиратта 1841 елдан алып 1929 елга хәтле куелган 1400 дән артык кабер ташы исәпкә алынган һәм өйрәнелгән иде. Автор тәүге мәртәбә аларның барысының да текстларын, хәзерге телгә күчермәләрен, фотосурәтләрен китергән.

Мәгълүм булганча, Яңа Татар бистәсе зиратында ХХ йөз башына кадәр татар милләте үсешенә зур өлеш керткән күренекле мәгърифәтчеләр, педагоглар, дин әһелләре, сәүдәгәрләр, җәмәгать эшлеклеләре җирләнгән.

Яңа Татар бистәсе зиратында татар морзалары токымнары, шул исәптән Аитовлар, Ениикеевлар, Терегуловлар, Яушевлар, сәүдәгәр династияләре вәкилләре Апанаевлар, Борнашевлар, Сүюровлар, Хәлфиннар, Юнысовлар һәм башкалар җирләнгән.

Әлеге хезмәт татар тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүче галимнәргә, мөгаллимнәргә тәкъдим ителә.

Гайнетдинов А.М. Казанның Яңа Татар бистәсе зираты эпиграфик истәлекләре. – Казан: «Конверс», 2023. – 800 б.

Чыганак: ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты