Татар фәне өчен зур югалту: галим Марсель Әхмәтҗанов вафат

18 апрельдә татар фән дөньясы зур югалту кичерде: энциклопедик гыйлемгә ия булган, күп фән өлкәләрен колачлаган киң эрудицияле шәхес, күпкырлы галим, филология фәннәре докторы, профессор Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов 86 яшендә фани дөньядан мәңгелек дөньяга күчте.
Белгәнебезчә, ул - бик күп шәҗәрәләр табып, өйрәнеп, фәнни әйләнешкә керткән кеше. Русиядә генә түгел, хәтта бөтен дөньяда татар шәҗәрәләрен Марсель абый кадәр яхшы белгән, җентекләп өйрәнгән кеше юк, дип әйтергә мөмкин. 2013 елда аңа “Татар шәҗәрәләре” хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе бирелде.
Галим бөтен гомерен татар әдәбиятын, тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә багышлады. Ул бик күп фәнни экспедицияләрдә катнашып, археографик материал, ягъни борынгы кулъязма һәм сирәк басма китаплар җыйды. Галим борынгы татар китабының тарихын барлады, фәнни әйләнешкә яңа чыганаклар кертте, борынгы татар әдипләре тарафыннан иҗат ителгән әсәрләрне өйрәнде, әдәбиятыбыз тарихында билгесез яки аз билгеле булган әдипләрнең мирасларын фәнни әйләнешкә кертте, йөзләгән борынгы текстларны хәзерге графикага күчерде. Шул рәвешле татар әдәбияты тарихын яңа фактлар, чыганаклар, әсәрләр белән баетты, тулыландырды.
Марсель абый татар эпиграфикасын өйрәнү өлкәсендә дә зур көч куйды. Күпсанлы экспедицияләргә системалы рәвештә чыгып, халкыбызның ташъязма мирасын барлады.
Шулай ук М. Әхмәтҗанов татарның тарихын һәм этнографиясен өйрәнүдә зур эшләр башкарды. Ул күпсанлы язма чыганаклар нигезендә Алтын Урда, Казан ханлыгы, Касыйм ханлыгы, Нугай Урдасында яшәгән татарларларның этник тарихын ачты.
Марсель абый Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, хезмәт ветераны иде.
Урыны җәннәттә булсын, әмин.
Айдар Гайнетдинов